news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка һәм Росатом директорына “ЗаряД” хоккей кәшәкәләре тапшырдылар

Оешманың милектәше буларак, Росатом композитлар кулланып кармаклар, тимераяклар, велосипедлар, шлемнар җитештерәчәк.

Миңнехановка һәм Росатом директорына “ЗаряД” хоккей кәшәкәләре тапшырдылар
Диана Авакян

(Алабуга, 17 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачевка “ЗаряД” заводы җитештергән композит хоккей кәшәкәләре тапшырдылар. Әлеге чара Росатом оешмасының заводның 50 процент өлешен сатып алу өчен контракт төзүгә багышланган.

Umatex составына керә торган, композит кәшәкәләр җитештерә торган “ЗаряД” һәм углерод җепселе җитештерә торган “Алабуга-Волокно” заводлары Татарстан җирлегендә урнашкан һәм уңышлы эшләп килә, диде республика башлыгы.

“Бу проект безнең ил өчен бик кирәкле. Углерод җепселеннән башка яңа материаллар булмаячак. Әмма иң мөһиме - Росатом моның белән тукталып калмый. Росатом җитәкчелегенең дәүләт бурычларын эзлекле хәл итүен күрәбез”, - диде ул.

  • “ЗаряД” компаниясенә танылган хоккейчы Данис Зарипов нигез салган. Оешма бер елга 40 мең хоккей кәшәкәсе җитештерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot