news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Казан кооператив институты базасындагы ресурс үзәге тәкъдим ителде

Бүген куллану кооперациясе авыл халкына ярдәм күрсәтүдә социаль бурычны үти, дип искәртте ТР Президенты.

Миңнехановка Казан кооператив институты базасындагы ресурс үзәге тәкъдим ителде
Егор Никитин

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан кооператив институты базасында оештырылган яңа ресурс үзәген тәкъдим иттеләр. ТР Президенты белән бергә Татарстан кооперациясенең казанышлары белән Россия кулланучылар җәмгыятьләре Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов та танышты.

Пленар утырыш башланыр алдыннан кунаклар бүгенге көндә эшләп килүче кооперативларның продукциясе (яшелчә, җиләк-җимеш, ит эшләнмәләре, ипи, камыр ризыклары, балык, бал һ.б.) урын алган күргәзмәне карады. Делегация әгъзаларына республиканың берничә районыннан килгән мәктәп укучылары да үзләренең куллану кооперациясе белән бәйле проектларын күрсәтте. Соңыннан кунаклар ТР Президенты җитәкчелегендә пленар тематик сессияне ачты.

«Кешелек капиталы – ул киләчәгебезнең нигезе. Кадрлар әзерләү системасының булуы, ресурс үзәкләре һәм кооперация лабораторияләренең төзелүе әлеге юнәлешнең перспективасы яхшы икәнлеге хакында сөйли», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов кунакларга.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә куллану кооперациясе үзе өчен традицион булган агросәнәгать комплексы кысаларыннан чыкты. «Бу бизнес һәм мәшгульлек кенә түгел. Бүген авыл кооперациясе алдында дәүләт үзе үти алмый торган күп кенә социаль бурычлар тора, әлеге мәсьәләләр кооперация системасы аша хәл ителә», - дип искәртте ТР Президенты һәм Россия кулланучылар җәмгыятьләре Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубовка куллану кооперациясенә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Зубов сүзләренчә, ул үсеш һәм куллану кооперациясенә ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе буенча әйдәп баручы төбәк – Татарстанга һәрвакыт зур теләк белән килә.

«Сезгә бик зур рәхмәт, республикада яңа ресурс үзәге барлыкка килүенә куанмый мөмкин түгел. Күрше өлкәләрдәге коллегалар бирегә омтылачак, үзәк алга таба үсеш кичерәчәк, безгә башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм үзләштерергә ярдәм итәчәк», - дип сүзен йомгаклады Дмитрий Зубов һәм Рөстәм Миңнехановка ведомство бүләген – I дәрәҗә «Россия куллану кооперациясенә үстерүгә керткән өлеш өчен» орденын тапшырды.

  • Казан кооператив институты Россия кооперация университетының филиалы санала. Югары уку йортында 6,5 мең кеше белем ала. Вуз кооперация, банк эше, менеджмент, таможня эше, бухгалтерлык өлкәсендә белгечләр әзерли. Институтта WorldSkills чемпионаты призерлары да укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100