news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка газ торбалары һәм микросүстән тукымалар җитештерү проектларын тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты Татарстан Инвестиция советы президиумының чираттагы утырышын үткәрде.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы президиумының чираттагы утырышын үткәрде. Анда катнашучылар төрле проектлар хакында фикер алышты, алар арасында дәүләт-шәхси партнерлыгы принципларына нигезләнгән проектлар да бар иде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Беренчеләрдән булып «КамЭнергоМаш» ҖЧҖнең («КЭР-Холдинг» компанияләр төркеме) ГТ-400 газ турбиналары һәм энергия-газ-нефть химиясе җиһазына запас частьләр җитештерүгә кагылышлы проекты тәкъдим ителде. Аны Түбән Камада гамәлгә ашырырга мөмкиннәр. Төзелешнең гомуми мәйданы 29 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

Шулай ук микросүстән (микрофибра) тукыма җитештерүгә бәйле проект тәкъдим ителде. «Микроволокно» заводын «Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә төзү күздә тотыла.

«Выбор-С» ҖЧҖ яңа завод проектын тәкъдим итте. Ул тротуар плитәләре җитештерәчәк, куәте елына 1,2 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Әлеге заводны Чаллыда төзү планлаштырыла.

ТР Инвестиция советы президиумы әгъзалары тәкъдим ителгән барлык проектларны да хуплады.

Утырышта шулай ук дәүләт-шәхси партнерлыгы шартларындагы ике проектны карадылар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot