news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка акыл көче ярдәмендә транспорт белән идарә итәргә сәләтле җиһаз күрсәттеләр

Нейроинтерфейс системаларын проектлау буенча компетенция 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында тәкъдим ителер дип көтелә.

Миңнехановка акыл көче ярдәмендә транспорт белән идарә итәргә сәләтле җиһаз күрсәттеләр
tatarstan.ru

(Сочи, 14 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Сочида узучы Россия инвестиция форумында нейроинтерфейс системалары өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләр тәкъдим иттеләр. Республика Президенты шуларның берсен сынады – датчиклы шлем ярдәмендә компьютер уенында су асты көймәсе белән идарә итеп карады.

Нейроинтерфейс системалары өлкәсендәге эшләнмәләр Татарстан Республикасы стендында урын алган. Биредә киләчәктә ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләр тәкъдим ителгән.

ТР Президенты өчен презентацияне «Нейроинтерфейслар проектлау» компетенциясендә WorldSkills чемпионатының төп халыкара эксперты Павел Отто үткәрде.

«Без нейрошлем ярдәмендә коры электродларда ТР Президентының ике халәтен яздырдык. Шуннан соң шлемны компьютер уенына тоташтырдык. Анда ТР Президентына акыл көче ярдәмендә диңгездә күпсанлы утраулар арасында йөзеп барган су асты көймәсе белән идарә итү бурычы йөкләнде. Рөстәм Миңнеханов аны уңышлы үтәп чыкты – трассаны 77 секунд эчендә узды», - дип белдерде Отто.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot