news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашуда «ЗаряД» кәшәкәсен тапшырдылар

ТР Президенты КХЛның яңа сезоны башланыр алдыннан клуб белән традицион очрашу үткәрде.

Миңнехановка «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашуда «ЗаряД» кәшәкәсен тапшырдылар
инстаграм

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» командасы хоккейчылары белән традицион очрашу үткәрде.

ТР Президенты рәтләр буйлап узып, команданың һәр уенчысы һәм хезмәткәре белән исәнләште, шуннан соң чарага җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итте.

«Сезон алдыннан очрашу бездә инде күркәм гадәткә әверелде. Шуңа ышандырасы килә: «Ак Барс» нинди генә булмасын, ул үзебезнеке. Республика тарафыннан нәрсә эшләргә кирәк, барысын да эшләячәкбез. Җиңү өчен көчегезне кызганмагыз, һәр уен соңгысы кебек булсын. Яңа тренерга эшендә уңышлар теләп калам. Безнең мөмкинлекләр зур, аларны гамәлгә ашырырга кирәк», - диде Миңнеханов.

Аннары клубның президенты Наил Магановка сүз бирелде. «Сезон башланырга берничә көн калып бара. Команда яңа, тренерлар штабы безне тулысынча канәгатьләндерә. Җәен яңа уенчылар килде, кайберләре сезон алдыннан тәүге алкаларын да кертергә өлгерде», - диде ул.

Казан клубының баш тренеры Дмитрий Квартальнов һәрдаим ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100