Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Зур Казан боҗрасы һәм Вознесение тракты төзелеше белән танышты
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы объектлар төзелеше һәм ремонты, шулай ук юл проектлары мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышта катнашты. Объектлары сафка бастыру сроклары, материаллар һәм махсус техника кайтару турында фикер алыштылар.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә Несмелов урамыннан М7 «Волга» трассасына кадәр булган юл төзелеше турында фикер алыштылар. Эш барышы турында Рөстәм Миңнехановка Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
Соңыннан утырышта катнашучылар Вознесеине трактындагы Гвардейская урамыннан М7 трассасына кадәр юл участогындагы эшләр барышы белән танышты. Эшләр ике этапта башкарылыр дип планлаштырыла, беренче этап — Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр юл төзелеше.
«Вознесение тракты Казаннан М7 федераль трассасына чыга торган бишенче төп юл булырга тиеш. Юл төзелешенең якынча срогы — биш ел», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелешенә дә игътибар бирде.
Утырыш ахырында Татарстан Президенты чаңгы узышлары һәм биатлон буенча тренировкалар һәм ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзелеше белән дә танышты. Әлеге объект Казанның Тынычлык бистәсендә төзелә.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз