Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов үзмәшгульләр белән изоляция шартларында ярдәм чаралары хакында сөйләште
Татарстан Президенты ТР Дәүләт заказы агентлыгына, үзмәшгульләр сатуны оештыра алсын өчен, товарлар һәм эшләнмәләр исемлеген төзергә кушты.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль гражданнар, профиль министрлар һәм зур банк вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрде. Башка мәсьәләләрдән тыш, очрашуда үзмәшгульләрне, алар тиешле ярдәм чараларыннан файдалана алсын өчен, кече һәм урта бизнес субъектлары арасына кертү хакында да фикер алыштылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Онлайн-очрашу барышында хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре үз эшчәнлекләрен яңадан башларга, шул исәптән матурлык салоннарын ачуны рөхсәт итәргә сорады. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика штабы вазгыятькә анализ ясый һәм аңа ихтимал вариантларны тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов махсус санитар-эпидемиология чаралары төгәл үтәлгән очракта гына теге яки бу эшчәнлек рөхсәт ителергә мөмкин икәнлегенә игътибар юнәлтте. «Бу мәсьәләдә кешеләрнең сәламәтлеге барыннан да өстенрәк», - дип искәртте ТР Президенты.
Моннан тыш, үзмәшгульләр продукция сатуда ярдәм сорады. Татарстан Президенты ТР Дәүләт заказы агентлыгына, үзмәшгульләр сатуны оештыра алсын өчен, товарлар һәм эшләнмәләр исемлеген төзергә кушты.
«Сорауларыгыз өчен рәхмәт. Якын көннәрдә үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү буенча нинди чаралар күреләчәге хакында хәбәр итәчәкбез», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз