news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Үзбәкстанда «КАМАЗ» автомобильләре җыю предприятиесен ачуда катнашты

Мактаулы кунаклар автопредприятиенең мөмкинлекләре белән танышты һәм цехларны карады.

Миңнеханов Үзбәкстанда «КАМАЗ» автомобильләре җыю предприятиесен ачуда катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта «КАМАЗ» автомобильләре җыю буенча «УзАвто Трэйлер» ҖЧҖ компаниясенең яңа җитештерү линиясен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мактаулы кунаклар арасында Сәмәрканд өлкәсе хакиме Эркинжон Турдимов, КАМАЗ генераль директор Сергей Когогин, «Узавтосаноат» АҖ рәисе Шавкат Умурзаков һ.б. бар иде.

Беренче чиратта, мактаулы кунаклар җыю цехында, асылмалы һәм тагылмалы техника корпусында булды. Моннан тыш, кунакларга предприятиедә эшләп чыгару күздә тотылган йөк автомобильләре һәм махсус коммуналь техниканың модель рәтен тәкъдим иттеләр.

Тантана вакытында Рөстәм Миңнеханов ике ил җитәкчелегенә Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, Үзбәкстанның Татарстан һәм Россиянең мөһим партнерларыннан берсе булуын искәртте.

«КАМАЗ компаниясенең Үзбәкстан белән хезмәттәшлеге – уртак эшнең уңышлы мисалларыннан берсе. Узган елда Сәмәркандта «УзАвто Трэйлер» ҖЧҖ базасында йөк автомобильләре җыю линиясе ачылды. Җыелган автомобильләр Үзбәкстанның эчке базарында сатыла, башка илләргә чыгару мөмкинлеге дә карала», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бүгенге көндә Үзбәкстанда «КАМАЗ» автомобильләре паркында 14 мең берәмлеккә якын техника исәпләнә. 2017 елда «Узавтосаноат» («Узавтопром») АҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Ул «КАМАЗ» маркасы астында йөк автомобильләре җитештерүне күздә тота.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100