news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе - тизлекне арттыру һәм телефоннан сөйләшү

Татарстан Президенты республикада юлларда аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирә торган шартлар булдырырга йөкләде.

Миңнеханов: Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе - тизлекне арттыру һәм телефоннан сөйләшү
tatarstan.ru

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Юлларда аварияләр санын киметү өчен, машина йөртү культурасын гадәткә кертергә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның дустанә тәртибен хупларга кирәк. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган утырышта әйтте.

«Статистика буенча, юлларда һәлакәтләрнең төп сәбәпләре — әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамсызлык, тизлекне арттыру һәм гаджетлар куллану», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты иң куркыныч хокук бозу автомобиль белән исерек килеш идарә итү булуын әйтте. «Исерек машина йөртүче — ул җинаятьче», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика юлларында авария санын киметергә мөмкинлек бирә торган шартлар тудырырга кушты. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бөтен кеше өчен табигый тәртип булырга тиеш», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 11 аенда республикада 4 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 321 кеше һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot