news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов юл һәлакәтләре санын киметү өчен карарлар кабул итәргә кирәклеген әйтте

Узган ел республикада 3684 юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт һәлакәтләре санына игътибар итәргә кушты, юлларда иминлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә өндәде.

«Безне юлларда авариялелекнең торышы бик борчый. Узган ел 3684 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 312 кеше һәлак булган, 4542 кеше имгәнгән», — диде республика җитәкчесе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быелның гыйнварында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. Ул Хөкүмәт, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ЮХИДИ, муниципалитетларны юлларда иминлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә өндәде.

«Безнең өчен булган нормативлар быел киеренке. Әгәр ниндидер системалы карарлар кабул итмәсәк, мөгаен, бу параметрларга сыешу авыр булыр», — дип йомгаклады республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot