news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов юл һәлакәте белән бәйле рәвештә Мари Эл җитәкчесенә кайгы уртаклашу белдерде

Мари Эл Республикасы Килемарск районында һәлакәттә кешеләр үлеме сәбәпле матәм көне игълан ителде.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Килемарск районында автотрассада булган фаҗига белән бәйле рәвештә Мари Эл Республикасы башлыгы Александр Евтифеевка  кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Марий Эл Республикасында булган фаҗига сәбәпле, Татарстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Кешеләр үлеме йөрәкне сыкрата. Без коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткереп, автоһәлакәттә исән калучыларның савыгуын телибез”, - диелгән телеграммада. 

Искәртеп үтик, кичә кич 17.30 сәгатьтә Йошкар-Ола – Козьмодемьянск автоюлының 64 нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәтендә 15 өлкән кеше һәм бер үсмер үлгән. Бүген Мари Эл республикасында матәм көне игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100