news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Юдинода спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны дәвам итәбез

Татарстан Президенты Юдино торак массивында яңа боз аренасын ачты.

Миңнеханов: Юдинода спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны дәвам итәбез
архив tatar-inform

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Юдино торак массивы спорт объектлары төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү нәтиҗәсендә Казанның иң төзек почмакларының берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юдино» боз аренасын ачу тантанасында хәбәр итте.

«Без вәгъдә иткәнчә, Юдинода яшәү өчен һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыруда зур эш башкарылачак. «Россия тимер юллары» һәм Татарстан Республикасы монда эзлекле рәвештә зур проектларны гамәлгә ашырачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, якындагы планнарда — Юдинода Мәдәният сараен тәртипкә китерү, «Локомотив» стадионын яңарту һәм торак массивта Яшьләр иҗаты йорты ачу.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Юдино» боз сарае кыска вакытта — ярты ел эчендә төзелгән. «Без күптән түгел капсула салдык, ә бүген бу искиткеч Боз сараен ачабыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Ул Татарстанда 44 боз аренасы ачылганлыгын искәртте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot