Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Yokogawa һәм Schneider белән төзелгән килешүләрнең йогынтысы уңай
Ике компаниянең гомуми инвестицияләр күләме 300 миллион долларга якын тәшкил итте.
(Санкт-Петербург, 7 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). ТАИФның Yokogawa (Япония) һәм Schneider Electric (Франция) компанияләре белән төзелгән килешүләре республикага гына түгел, тулаем алганда илебезгә дә уңай йогынты ясый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында журналистларга шулай дип белдерде.
«Yokogawa һәм Schneider компанияләре – дөнья күләмендәге лидерлар. Алар «ТАИФ» компаниясен үзләренең стратегик партнерлары дип күрә, техник ярдәм күрсәтү үзәге төзи, үз производстволарын локальләштерү турында уйлый. Бу аларның безгә озакка килүе һәм ниятләре җитди булуы хакында сөйли», - дип искәртте Президент.
«Индустрия 4.0» программасын гамәлгә ашыру өчен заманча технологияләр һәм җиһазлар кирәк, дип искәртте Миңнеханов.
Ике компаниянең гомуми инвестицияләр күләме 300 миллион долларга якын тәшкил итте, дип белдерде «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов.
«Аларның технологияләренә өйрәтү ничек оештырылачак, Yokogawa һәм Schneider белгечләре без куллана торган технологияләр белән ничек танышачак һәм аларны ничек өйрәнәчәк, проектлар ни рәвешле үстереләчәк һ.б. - боларның барысы да килешүләрдә җентекләп язылган», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз