Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов яшьләр биеналесында катнаша һәм «Эльбрус» клубы әгъзаларын кабул итә
Илнең яшь архитекторлары Иннополиста шәһәр төзелеше өлкәсенә сәнәгать киңлекләрен җәлеп итү хакында фикер алышачак.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу үткәрергә һәм Иннополиска барырга ниятли. Анда шәһәрләрне үстерү өчен индустриаль территорияләр потенциалына багышланган II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесы узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов ENKA İnsaat ve Sanayi һәм Siemens компанияләре вәкилләре белән очрашыр дип көтелә, шуннан соң ТР Президенты Иннополиска юл тотачак.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Татарстанга республиканың сәнәгый, белем бирү һәм мәдәни потенциалы белән танышу өчен килгән «Эльбрус» Россия лидерлары клубы әгъзалары белән очрашырга ниятли.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, «Эльбрус» клубы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган «Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчеләрен һәм финалистларын берләштерә.
Шунысын да искәртик: бәйгенең җиңүчеләре Россия төбәкләре арасында Татарстан белән иң беренчеләрдән булып танышырга карар кылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз