news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов яшь галимнәр проектлары турында: Алга бару планнарыбыз бик җитди

Республика җитәкчесе бүген яшь галимнәр белән аралашты һәм аларның проектлары белән танышты.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында булды.

Республика җитәкчесе яшь галимнәр белән аралашты һәм аларның проектлары белән танышты.

Очрашуны ачып, Татарстан Президенты җыелучыларны ел саен 8 февральдә билгеләп үтелүче Россия фәне көне белән котлады. «Ниһаять, без бөтенебез дә фәннән башка илебезнең мондый алдынгы була алмавын аңладык», — диде ул.

Татарстанның яшь галимнәре бик перспективалы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Мин якын арада аларның тикшеренүләре нәтиҗәсендә тормышка ашырылачак гамәли әйберләрне күрәм инде. Безнең алга бару планнарыбыз бик җитди», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100