news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Яңа ел каникулында иң яхшы ял турында видео куйган

Республика җитәкчесе шәһәр һәм республика боз мәйданчыкларына барырга тәкъдим итә.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төрле яшьтәге кешеләрнең шугалакта хоккей уйнаган видео куйган. Республика җитәкчесе үз язылучыларына шәһәр һәм республика боз мәйданчыкларына барырга тәкъдим итә.

«Иң яхшы кышкы ял! Барыгыз да шугалакка!» — дип язган ул инстаграмда үз сәхифәсенә куйган видео янына.

Искәртик, кичә «Ак Барс» хоккей командасы КХЛ чемпионатында рәттән дүртенче җиңүен яулады. Ул Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын 2:1 исәбе белән җиңде.


news_right_1
news_right_2
news_bot