news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Worldskills Russia яшьләренә: Сез илебезнең иң яхшы вәкилләре

"Без атналык иҗат бәйрәме шаһитлары булдык", - диде Россиянең мәгариф министры.

Миңнеханов Worldskills Russia яшьләренә: Сез илебезнең иң яхшы вәкилләре
скриншот

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть Арена" сараенда "Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионатын ябу тантанасында катнаша. Ул конкурсантларга мөрәҗәгать итеп: Сез илебезнең иң яхшы вәкилләре!" - диде.

"Чемпионат тәмамланды, сез оештырган бәйрәм бетүе моңсу да. Республикага бик күп яшьләр килде, округтан кунаклар килде. Монда бөтен илдән иң яхшылары җыелган. Сез зур ярышның финалистлары, кемдер беренче, кемдер икенче, ләкин барыбер сез иң яхшылары. Молодцы! Без горурланабыз, сезгә уңышлар телибез", - дип чыгыш ясады Президент.

"Августта көтеп калабыз, безнең ил лаеклы чыгыш ясарга тиеш", - диде.

Россия мәгариф министры Ольга Васильева ворлдскиллс хәрәкәтендә катнашу ил тарихын баетуын билгеләп узды. Ул Россиянең моннан алдагы чемпионатларда җиңү яулаганын искәртте. "Без тиздән Казанда Worldskills дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез. Бүген иң төп нәтиҗә - 200ләп компетенция. Без атналык иҗат бәйрәме шаһитлары булдык", - диде федераль министр.

"Бүген бу укытучыларыбызның хезмәте казанышы. Һәркайсыбыз уңышы артында педагог, мастер тора", - диде Ольга Васильева һәм яшьләрнең мөгаллимнәренә алкышлавын сорады.

Рәсми затларның чыгышларыннан соң, төрле компетенцияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Васильева "Мәктәпкәчә белем һәм башлангыч сыйныфларда белем бирү" компетенциясендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар.

Аннан соң Worldskills дөнья чемпионаты флагы эстафетасының финал этабына старт бирелде. Флаг Түбән Кама шәһәренә юл алды.

Катнашучылар һәм җиңүчеләр күп булганлыктан, сәхнәдә бүләкләү берьюлы ике подиумда алып барыла. Кызыл һәм сары подиумнарда беренче, икенче һәм өченче урыннарны җиңгән конкурсантлар чакырыла. Алар юниорлар (14-16 яшь) һәм төп состав (18-22 яшь) категорияләрендә бүләкләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100