Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов WorldSkills-2019 тәҗрибәсен EuroSkills-2022дә кулланырга тәкъдим итте
Мәскәүдә WorldSkills Kazan эшче һөнәрләр дөнья чемпионатының оештыру комитеты чарага йомгак ясады.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта узачак EuroSkills-2022 Европа чемпионатында Россия җыелма командасы чыгышын әзерләү өчен WorldSkills Kazan-2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов бу хакта Мәскәүдә узган WorldSkills Kazan-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде. Аны РФ вице-премьеры Татьяна Голикова үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Үз чыгышында ТР Президенты РФ Президенты Владимир Путинның чемпионатны уздыру урыны буларак Казанны сайлауга йогынтысы һәм тиешле министрлыклар һәм ведомстволар ярдәме турында искәртте.
Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгърифәт министрлыгы белән хезмәттәшлекне һәм «Яшь профессионаллар (WorldSkills Россия)» берлеге белән эшне аерым искә алды. «Чемпионатка әзерлеккә кагылышлы бернинди проблема да булмады. Федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле барлык катлаулы мәсьәләләр дә оператив һәм вакытында хәл ителде», — дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, Татарстан Президенты республикада WorldSkills дөнья чемпионаты әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте. 2019 ел төбәктә эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән иде, WorldSkills хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерү чаралары тормышка ашырылды. Махсус «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге төзелде.
Чемпионат барышында әлеге комплекста 88 илдән 270 меңнән артык кеше булды, ә Абу-Дабида узган WorldSkills-2017 чемпионатында якынча 150 мең кеше катнашты. «Чемпионатка һәм ярышларга яшьләр ягыннан бик зур кызыксыну булды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз