Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов вуз җитәкчеләре белән тәрбия эшләре проректорларын кайтару турында фикерләшәчәк
ТР Президенты Россия фәне көнендә вуз ректорларына фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт премияләрен тапшырачачак.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көненә багышланган утырышта югары уку йортлары ректорлары белән тәрбия эшләре буенча проректорларны кире кайтару мәсьәләсе хакында фикер алышачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Иртәгә Россия фәне көне кысаларында югары уку йортлары ректорлары һәм республиканың фәнни учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашу, КФУның Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге күзәтүчеләр советы утырышы төп чаралар булачак», - диде ул.
Галимова искәрткәнчә, әлеге очрашу КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә узачак. Анда ТР Президенты фәнни-тикшеренү эшләре урын алган күргәзмә белән танышачак, галимнәр һәм тикшеренүчеләр белән аралашачак.
«Ректорлар белән очрашуда күтәреләчәк сорауларның берсе – югары уку йортларында тәрбия эшләрен оештыру мәсьәләсе. Республика Президенты искәрткәнчә, бүген вузларда тәрбия эшләре буенча проректорларның эшен оештыру бурычы тора. Кайбер югары уку йортларында проректорлар штаты бетерелгән, Президент фикеренчә, моңа юл куярга ярамый», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Моннан тыш, иртәгә ТР Президенты тантаналы төстә фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт премияләрен тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз