Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов видеоэлемтә аша республикада элемтә операторлары вәкилләре белән очрашты
Республикада интернетка керү хезмәтләрен 9 элемтә операторы тәкъдим итә.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша республикада элемтә операторлары - компания вәкилләре белән очрашты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 9 элемтә операторы интернетка керү хезмәте күрсәтә. Социаль челтәргә 1 миллионга якын абонент өйләреннән чыга.
«Төп тема – ничек итеп ышанычлы элемтәне тәэмин итү. Бүгенге көндә читтән торып эшләнүче бөтен эш интернетны куллану белән бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул кичә республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында, шул исәптән районнарда дистанцион белем бирүне оештыру эше белән танышуын искәртте. «Без ике тема күрәбез. [Беренче] - бу ышанычлы элемтә белән тәэмин итү. Чөнки укытучылар, кагыйдә буларак, укытуны өйдән һәм өлешчә мәгариф учреждениеләреннән алып бара. Һәм икенчесе - интернетның түбән тизлеге. Бу проблеманы хәл итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы эшли», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз