news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ветераннарга хезмәт күрсәтү, ял үзәгендә: Бик яхшы, позитив мохит бу

Татарстан Президенты “ТР ветераннар берлеге”ндә ветераннар өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Миңнеханов ветераннарга хезмәт күрсәтү, ял үзәгендә: Бик яхшы, позитив мохит бу
Рамиль Гали

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген, Халыкара Өлкәннәр көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР ветераннар берлеге” Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасында булды. Биредә ветераннар комитеты, ветераннарга хезмәт күрсәтү һәм ял үзәге эше белән танышты. “Бик яхшы позитив мохит бу”, - диде Президент.

ДОСААФ бинасының икенче каты тулаем республиканың ветераннар берлегенә бирелгән. Биредә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе, китапханә, психологик ял, хәрби-патриотик тәрбия кабинетлары, компьютер, бильярд классы, физкультура-сәламәтләндерү залы, күргәзмә-репетицияләр залы, ветераннар хәрәкәте музее бар. “Телисең икән җырлыйсың, телисең икән, бильярд уйныйсың, я аралашасың. Бик яхшы мохит бу”, - ди Миңнеханов.

Президент һәр бүлмәне карап чыкты. Аны “ТР ветераннар берлеге” Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев озата йөрде. Бу вакытта пенсионерлар һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде. Хәрби-патриотик тәрбия кабинетына кергәч, Рөстәм Миңнеханов: “Хәрби-патриотик эш, һичшиксез, булырга тиеш”, - дип искәртте.

Залларның берсендә җыр белән каршы алган ветераннар каршында Президент чыгыш ясады. “Өлкәннәр көне белән тәбриклим! Молодцы сез, тамашачыларыгыз да әйбәт. Сез, мөгаен, бер-берегез алдында чиратлашып чыгыш ясыйсыздыр. Мондагы шартларны охшатуыгызга шатмын. Һәркем теләгенә карап шөгыль таба ала. Мөгаллимнәрегез дә шәп, хәтта профессиональ коллективларда да мондый педагоглар юк”, - ди Миңнеханов.

Ул ДОСААФ базасында Ветераннар үзәге булдыру бик яхшы идея икәнен билгеләп узды. “Хәрби-патриотик тәрбия булмаса, ДОСААФ үзе генә алга китә алмый ул. Ә хәрби-патриотик тәрбияне сезнең һәркайсыгыз бирә алырлык”, - диде Президент.

Үзәктә “Җиңү волонтерлары” бөтенроссия оешмасының төбәк бүлеге волонтерлары да бар. Әхәт Юлашев очрашудан соң “Татар-информ” хәбәрчеләренә Рөстәм Миңнехановның яшьләр белән өлкәннәр бергә очрашып аралашуыннан канәгать калуын әйтте. “Волонтерлар янына кергәч, яшьләрнең өлкәннәргә шулай якын булуына, яшьләрнең олыларның өйләренә барып булышып йөрүеннән канәгать калды”, - диде.

“Очрашу югары дәрәҗәдә узды. Президент үзешчәннәрнең җырлаганнарын да карады. Ә биюдән ул бөтенләй мөкиббән калды. Алар бит анда киемнәрен дә үзләре тегә”, - дип сөйләде Әхәт Юлашев.

Аның сүзләренчә, Россиядә ветераннарга шундый шартлар тудырылган бүтән мондый үзәк юк. “Президент йөкләмәсе буенча, бер ел элек икенче катны тулаем бирделәр, җиһаз, инвентарь алу өчен акча бүленде. Элек өч кабинетта гына эшләдек. Ә 20 ел элек бер кабинетта гына утырдык. Кайчак ялгыз яшәүче ветераннар күңелсезләнеп тә китә бит. Шул вакытта ул монда килеп бушана ала. Махсус сеанслар уздырыла”, - ди Юлашев.

Очрашу ветераннар белән күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Шулай ук, Ветераннар берлеге музеенда Рөстәм Миңнехановка Россия ветераннар берлегенең “Доблесть” Югары ордены тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов исә Татарстанның Ветераннар берлегенә җиһаз алу өчен 300 мең сумлык сертификат бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100