Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Уяв» бәйрәме турында: Татарстанга шундый бүләк өчен рәхмәтлемен
ТР Президенты Аксубайда чуваш мәдәниятенең «Уяв» Бөтенроссия бәйрәмендә катнашты.
(Аксубай районы, 6 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев Аксубайда «Уяв» Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнаштылар. Татарстан Президенты мондый чараны республикада уздырган өчен рәхмәт әйтте һәм бу вакыйганы «Татарстанга бүләк» дип атады.
«Шундый матур бәйрәм. Нинди милләттән булуга карамастан, без монда барыбыз бергә. Мин безнең республикага шундый бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Мондый бәйрәмнәрне алга таба да бергәләп үткәрүебезне телим», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов чараны оештыручыларга, башка төбәкләрдән килгән кунакларга, Чувашия җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Чуваш дәүләт җыр һәм бию академия ансамблен Мәдәният министрлыгының һәм Милләт эшләре һәм архив эше буенча хезмәтнең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
- Уяв - халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бәйрәме, аның нигезендә яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйлән ята. Кагыйдә буларак, алар беренче шытымнар барлыкка килү белән башланып, печән чабу чоры башлану белән тәмамлана иде. Башта «уяв» сүзе традицион гореф-гадәтләрне үтәү булса, соңрак теләсә кайсы бәйрәмне, теләсә кайсы йола тантанасын шулай атый башлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз