news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Ува-молоко» җитәкчелеге белән сөтчелек тармагын үстерү хакында сөйләште

«Ува-молоко» - Удмуртиянең сөт базарындагы иң зур компанияләрнең берсе.

Миңнеханов «Ува-молоко» җитәкчелеге белән сөтчелек тармагын үстерү хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Удмуртиянең «Ува-молоко» компаниясе җитәкчелеге белән сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда «Ува-молоко» ҖЧҖ генераль директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм компанияне гамәлгә куючы, Татарстанның Биектау районында эшләүче «Касымовский» сөт комбинаты директоры Александр Емшанов һәм «Ува-молоко» ҖЧҖ башкаручы директоры Татьяна Зубарева, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Александр Емшанов кыскача гына компаниянең (ул Удмуртиянең сөт базарындагы иң зур предприятиеләрнең берсе) 2019 елдагы эшчәнлеге хакында сөйләде. Предприятие 150дән артык төрдәге продукция эшләп чыгара һәм сөт җитештерү күләме буенча Россиядә лидерларның берсе булып тора, дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов исә әңгәмә барышында хәзерге вакытта Татарстанда Казан сөт комбинатын сатып алган «Комос Групп» холдингы эшләвен билгеләп үтте.

Моннан тыш, яклар «чимал җыю һәм эшкәртү» мәсьәләләре хакында да фикер алышты, дип искәртә республика Президентының матбугат хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгы 2019 елда Татарстанда сөт җитештерү күләме 2,4 процентка артып, 1,8 миллион тоннага җитүе хакында хәбәр иткән иде инде. Әлеге күрсәткеч буенча республика лидер төбәкләрдән санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100