news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Урал металлургия оешмасы башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Урал тау-металлургия компаниясе Россиядә бакыр, цинк, күмер һәм кыйммәтле металлар җитештерү буенча иң зур компания.

Миңнеханов Урал металлургия оешмасы башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). “Иннопром-2019” күргәзмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) генераль директоры Андрей Козицын белән сөйләшүләр уздырды. Алар Урал тау-металлургия компаниясе продукциясе белән Татарстан оешмаларын тәэмин итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ике як та хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм перспективалары турында фикер алышты. Татарстан оешмаларын УГМК продукциясе белән тәэмин итү турында сүз барды”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Урал тау-металлургия компаниясе Россиядә бакыр, цинк, күмер һәм кыйммәтле металлар җитештерүче зур компания. Холдинг оешмалары кургаш, селен, теллур, бакыр, никель купоросы һәм башка төр продукцияләр җитештерә. УГМК составына Россиядәге һәм чит илдәге кырыктан артык оешма керә.

  • Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Быел күргәзмәнең төп темасы – “Цифрлы җитештерү: интеграцияләнгән карарлар”.

news_right_1
news_right_2
news_bot