news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов УЕФА президенты белән Суперкубок матчларын үткәрү хакында сөйләште

Казан 2022 һәм 2023 елларда УЕФА Суперкубогы матчын үткәрү өчен гариза тапшырды.

Миңнеханов УЕФА президенты белән Суперкубок матчларын үткәрү хакында сөйләште
соцсети

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов УЕФА Президенты Александер Чеферин белән очрашты. УЕФА Суперкубогы өчен матчларны оештыруның үзенчәлекләре әлеге очрашуның төп темасы булган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бу көнне Истанбулда матч узды һәм ТР Президенты УЕФА җитәкчелеге белән очрашты. Белгәнегезчә, Казан 2022 һәм 2023 елларда үзендә Суперкубокны үткәрүгә дәгъва кыла. Шуңа бәйле рәвештә, зур кампания бара. Әлеге уңайдан Казан гариза тапшырды инде», - диде Лилия Галимова.

Заявка кампаниясендә Татарстан башкаласының көндәшләре арасында Минск, Хельсинки, Белфаст һәм Тирана шәһәрләре бар.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Истанбул шәһәрендә УЕФА Суперкубогы матчын карады. «Водафон Парк» стадионында узган матч «Ливерпуль» футбол клубының җиңүе белән төгәлләнде. Рөстәм Миңнеханов УЕФА Президенты белән бергә төшкән фотоны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырды.

«Шуны билгеләп үтәсем килә: футбол функционерлары, шәһәрдә Конфедерацияләр Кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелгәнлектән, Казан белән дусларча элемтәләр урнаштырды. Рөстәм Миңнеханов һәм Александер Чеферин, шул исәптән Төркиядәге тәҗрибәне өйрәнү җәһәтеннән, дусларча әңгәмә корды», - дип сүзен йомгаклады ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot