news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Тышкы сәясәттәге вазгыятькә карамастан, ислам партнерлары безнең белән кала

Татарстан Президенты Татарстанның ислам финанслау институтлары белән актив эшләргә кирәклеген әйтте.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”, Диана Авакян). Тышкы сәясәттәге вазгыятькә карамастан, Россиянең ислам дөньясы иләрендәге партнерлары хезмәттәшлекне дәвам итә. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов KazanSummit барышында җиткерде.

“Тышкы сәясәттәге вазгыятькә карамастан, ислам партнерлары безнең белән. Биредә ислам банкингы аша финанслар алырга, безнең илдә яңа продуктларны үстерергә була. Әмма болар барысы да без башкарырга тиешле билгеле бер адымны таләп итә. Иң мөһиме – ул көчле партнерлар. Татарстан үзе генә башкарып чыга алмый, ил масштабы турында сөйләшергә кирәк. Безне бу эштә Россия Тышкы эшләр министрлыгы хуплый, Россия Президенты хуплый”, - диде Миңнеханов.

Республика башлыгы Ислам үсеше банкы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Дубайдагы ислам банкы һәм башка шундый ислам финанслау институтлары белән актив эшләргә кирәклеген җиткерде. Әлеге эшкә республикада ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте ул.

“Мин саммит куйган максатлар һәм бурычлар үтәлә, дип саныйм. Иң мөһиме – берәү дә беркемне дә мәҗбүр итми. Кешеләр кызыксынып үзләре килгән, чөнки аларга кызыклы”, - дип җиткерде Татарстан Президенты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100