news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов туризм тармагында эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты

Яклар онлайн режимында килеп туган шартларда бизнес өчен вазгыятьне йомшарту буенча тәкъдимнәр хакында фикер алышты.

Миңнеханов туризм тармагында эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туризм тармагында эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Казан һәм Чаллының зур кунакханә комплекслары идарәчеләре Президент белән элемтәгә чыкты. Эшкуарларга Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова онлайн-режимында консультация бирде.

Рөстәм Миңнеханов һәр эшкуар белән килеп туган шартларда бизнес өчен вазгыятьне йомшарту буенча тәкъдимнәр хакында фикер алышты. Аерым алганда, салымнар түләүне кичектерү, хезмәт хакы бирү өчен процентсыз кредитлар һ.б. хакында сүз барды.

Бизнес вәкилләре кредитларны реструктурлаштыру, коммуналь хезмәтләргә түләү системасын яңадан карау һ.б. мәсьәләләрдә ярдәм сорады.

Татарстан Президенты йөкләмәсе белән барлык мәсьәләләр дә Икътисад министрлыгына тапшырылды. Министрлык белгечләре проблемаларны анализлап, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш.

«Вазгыять катлаулы. Безгә бу чорда коллективларны сакларга һәм кешеләрне кыен хәлдә калдырмаска кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot