news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Тулаем региональ продукт күләме 2,4 трлн сумнан да ким булмас дип көтәбез

Татарстан Президенты Мәскәүдә "Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре: Стратегия 2030" темасына чыгыш ясады.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2018 елны Татарстан тулаем региональ продукт күләме 2,4 трлн сумнан да ким булмаган дәрәҗәдә тәмамлый, җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,7 трлн сум тирәсе була. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре: Стратегия 2030" темасына чыгыш ясады. "Соңгы 10 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 5,1 трлн сум тәшкил итте. Дәүләт инвестицияләренең 1 сумына 10 сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төбәктә 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе кабул ителгән. Әлеге документ кысаларында 2030 елга ТРП күләмен 5 трлн сумга җиткерү карала.  

Мәскәүдә РФ ФС Федерация Советы бинасының икенче катында бүген Татарстан Республикасының социаль-икътисади мөмкинлекләренә багышланган күргәзмә-презентация оештырылды. Күргәзмә Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасының казанышлары белән Россия ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Күргәзмәдә төбәкнең мәгълүмат технологияләре, спорт өлкәсендә казанышлары, Иннополис Университеты, "КАМАЗ" ГАҖ, "Татспиртпром" һәм башка эре предприятиеләр тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot