Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов туфракны известьлау чыгымнарын каплау күләмен сакларга тәкъдим итте
Киләсе елдан известьлау программасы буенча чыгымны каплау 90 проценттан 30 процентка кадәр киметеләчәк.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әче туфракны известьлауга киткән чыгымны каплау күләмен саклап калырга тәкъдим итте. Республика җитәкчесе шундый үтенеч белән видеоэлемтә режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка мөрәҗәгать итте.
«2021 елдан известьлау программасы буенча чыгымнарны каплау 90 проценттан 30 процентка кадәр киметеләчәк. Бу известьлау күләме киметелүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә чыгымнарны каплау күләмен саклап калуны сорыйм», — диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, ел саен минераль ашламалар сатып алуга республика бюджетыннан 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә.
«Бу бер гектарга кимендә 70 кг ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Агымдагы ел әлеге чараның нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслады. Бүгенгесе көнгә бер гектардан 35 центнер уңыш алынган. Татарстан бюджеты хисабына ел саен 60 мең гектарга известь кертелә. Федераль программа кысаларында бу мәйданны агымдагы елда — 80 мең гектарга, ә 2025 елга — 105 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Дмитрий Патрушев сүзләренчә, башта известьлау программасына бөтенләй башка күләмдә акча бирелгән.
«Кызганычка, барлык төбәкләр дә шулай ук сыйфатлы эшләмәде һәм акчаны тиешенчә кулланмады. Известьлау өчен бирелгән акчаның 45 проценты тотылган. Һәм бу бөтенләй сездәге кебек түгел. Әмма башка төбәкләр дә тартылса, без, әлбәттә, известьлауга өстәмә акча бүлеп бирергә әзер. Без бу уңышны арттыру өчен бик мөһим механизм булуын аңлыйбыз. Безне ишетерләр һәм бу юнәлеш буенча финанслау тиешле дәрәҗәгә җиткереләчәк дип ышанам», — диде Россия авыл хуҗалыгы министры.
Татарстанда сөрелгән җирнең 43 процентын әче туфрак тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз