news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов цифрлы сервислар үсеше өчен 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирде

«2022 елның республикада Цифрлаштыру елы буларак игълан ителүен искәпкә алып, Татарстан Президенты цифрлы инфраструктураны комплекслы үстерү турында карар кабул итте һәм цифрлы проектларны 1,6 миллиард сумнан артыграк күләмдә өстәмә финанслау турында килешенде», — диде Песошин.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы цифрлы сервислар үсеше өчен өстәмә финанслау бирүне йөкләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

«2022 елның республикада Цифрлаштыру елы буларак игълан ителүен искәпкә алып, Татарстан Президенты цифрлы инфраструктураны комплекслы үстерү турында карар кабул итте һәм цифрлы проектларны 1,6 миллиард сумнан артыграк күләмдә өстәмә финанслау турында килешенде», — диде Песошин.

Алдарак Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2022-2024 елларга «Цифрлы Татарстан» программасын раслаган иде. Аның максаты – цифрлы технологияләрне дәүләт муниципаль идарәсе системасына кертү. Бу татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә. Программаны финанслауның гомуми күләме, алдан исәпләүләр буенча, 12,7 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 1,1 миллиард сум алырга планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100