Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Трансмашхолдинг» җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Компания электр поездлары, тепловозлар, вагоннар, метро өчен составлар, шулай ук поездлар өчен двигательләр җитештерә.
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Трансмашхолдинг” Директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән эшлекле очрашу уздырды. Алар холдинг продукциясен Татарстанга китерү турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татарстан Республикасының "Трансмашхолдинг" компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән транспорт тармагы өчен продукция китерү буенча да", – диделәр матбугат хезмәтендә.
Сөйләшүләрдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган очрашуда Түбән Кама муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре дә катнашты.
“Трансмашхолдинг” Россиянең транспорт машина төзелеше базарында лидер булып тора. Компания предприятиеләре магистраль һәм сәнәгать электровозлары, магистраль һәм маневрлы тепловозлар, җылылык һәм судно дизельләре, йөк һәм пассажир вагоннары, электр поездлары һәм метро вагоннары, рельс автобуслары һәм башка продукция җитештерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз