Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов торак базарын үстерү буенча РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышын уздырды
Көн тәртибенең төп темасы илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда кулланыла торган төзелеш материалларына бәя кую булды.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеме утырышын уздырды. Чарада Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн тәртибендәге төп тема - милли проектларны һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы планны тормышка ашырганда кулланыла торган төзелеш материалларына бәя бирү булды.
«Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру бәяләрне формалаштыру механизмнарына турыдан-туры бәйле, диде. Ул искәртеп узганча, әлеге тема быел 12 апрельдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә тикшерелгән», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Татарстан Президенты төзелеш тармагы рентабельле булырга тиешлеген, ләкин шул ук вакытта тармакта бәя кую кагыйдәләрен закон нигезендә беркетергә кирәклеген җиткерде.
Утырыш кысаларында төзелеш материалларына бәяләрне җайга салу, төзелеш ресурслары базарында көндәшлекле мохит булдыру һәм башка актуаль мәсьәләләр кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз