news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Тобольскида “Сибур” комплексында, Красноярскида Универсиада ачылышында булачак

Универсиадада фигуралы шуу, чаңгы, сноубординг һәм хоккей ярышларында Татарстанның 25 спортчысы катнаша.

Миңнеханов Тобольскида “Сибур” комплексында, Красноярскида Универсиада ачылышында булачак
архив tatar-inform

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тобольск шәһәрендә  “ЗапСибНефтехим” заводының төзелеш мәйданчыгында булачак.  Аннары республика җитәкчесе Красноярскида Бөтендөнья кышкы Универсиада-2019 ачылышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Презииденты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан Президенты “Сибур” төркеменең „ЗабСибНефтехим“ комплексында булырга планлаштыра”, - диелгән хәбәрдә. Алдан Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, төзелә торган комплекста Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсияне “Сибур” гамәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Дмитрий Конов үткәрәчәк.

“ЗапСибНефтехим” заводы Россиядә иң эре нефть химиясе комплексы булачак. Комплекс эшли башлау белән Россиядә полиэтилен һәм полипропилин җитештерү күләме ике тапкыр артачак дип көтелә.

“Сибур” компаниясе Татарстанның “Татнефть”, “Казаньоргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “ТАИФ-НК” предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. Бу предприятиеләрнең җитәкчеләре шулай ук Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегация белән Тобольскига барачак.

Рөстәм Миңнеханов Тобольскидан Красноярскига китә. Анда ул 29 нчы Бөтендөнья кышкы Универсиада-2019 ачылышында катнашачак. Татарстан делегациясе составында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot