news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Теләкләр чыршысында» катнашкан 8 яшьлек Радмирга шалтыратты

Татарстан Президенты мәктәп укучысының Яңа ел каникулында аквапаркка бару хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте.

Миңнеханов «Теләкләр чыршысында» катнашкан 8 яшьлек Радмирга шалтыратты

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышында «Теләкләр чыршысындагы» открытканы алып, 8 яшьлек Радмир Шәкүровка шалтыратты. Республика Президенты аңа киләсе каникулда Казан аквапаркына барырга тәкъдим итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте.

«Президент аңа шәхсән үз шалтыратырга һәм яңа ел каникулларында Радмирның мөмкинлеге булу белән аны аквапаркта көтүләрен хәбәр итәргә булды», — диде Галимова.

Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышына әзерләнгәндә «Теләкләр чыршысында» катнашты. Ул бер көнне тулысынча Ривьера кунакханә-күңел ачу комплексында үткәрергә хыялланган 8 яшьлек Радмир Шәкүров һәм чын узыш трассасында йөреп карарга теләгән 12 яшьлек Данияр Галиев язган открыткаларны сайлады.

«Теләкләр чыршысы» акциясен «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты оештыра. Быел ул өченче мәртәбә уздырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100