news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Tawazun җитәкчелеге белән суднолар төзелеше хезмәттәшлеге турында сөйләште

Очрашу Абу-Дабида IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсе кысаларында узды.

Миңнеханов Tawazun җитәкчелеге белән суднолар төзелеше хезмәттәшлеге турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tawazun компаниясе генераль директоры Тарек Әл Хосани белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Тарек Әл Хосани алга таба хезмәттәшлек үсеше адымнары турында, шул исәптән суднолар төзү һәм пилотсыз җайланмалар җитештерү өлкәсендә фикер алыштылар»,- диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бу IDEX Халыкара оборона күргәзмәсе (беренчесе 2017 елда булды) кысаларында якларның икенче очрашуы инде.

Әңгәмәдән соң Татарстан Президенты авиатренажерлар һәм авиасимуляторлар белән Tawazun үзәген карап чыкты. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка компаниянең күргәзмә мәйданчыгында урнашкан лимузин Aurus Senat тәкъдим ителде.

Тawazun - оборона җитештерүендә махсуслашкан компания. Бүлендек предприятиеләр аша ул пилотсыз аппаратларны, күп функцияле ТС һәм кораллар чыгару һәм сату белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, компания нефть-газ, космик һәм оборона тармагын компонентлар белән тәэмин итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot