news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советы утырышын үткәрде

Татарстан Республикасы Президенты водород технологияләренең киләчәк ягулыгы сыйфатында югары потенциалын билгеләп үтте.

Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советы утырышын үткәрде
tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ", Егор Никитин). Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” директорлар советы утырышын үткәрде. Татарстан Президентына су һәм тесла-аккумуляторлар, спорт мәйданчыклары өчен тиз төзелә торган капламалар һәм Татарстан Республикасы Гарантия фондының агымдагы эше турында сөйләделәр.

Утырыш Берләшкән суднолар төзү корпорациясе составына керүче “Электрохимиянең махсус конструктор-технологик бюросы” генераль директоры Юрий Яненко докладыннан башланды. Ул республикада водород һәм тесла-технологияләргә нигезләнгән яңа типтагы аккумуляторлар кертергә тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук Металлотент конструкцияләре заводы генераль директоры Андрей Легошин да чыгыш ясады. Легошин сүзләренә караганда, күптән түгел узган WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында ярышлар мәйданчыкларын ябу өчен нәкъ менә шундый тентлар кулланылган.

Шулай ук утырышта Татарстан Гарантия фонды башлыгы Тимур Тимергалиев чыгыш ясады. Ул Фонд эше буенча яңа мәгълүматларны яңгыратты. 2019 ел дәвамында ул Россия төбәкләре арасында күрсәтелә торган ярдәм күләме буенча алдынгы урыннарны били.

Очрашу ахырында “МОНК” цифрлы лабораториясе директоры чыгышы тыңланды. Ул производствода өзеклекләрне киметү өчен “зур мәгълүматлар” анализы системасын тәкъдим итте.

Докладтан соң Рөстәм Миңнеханов Big-Data темасы бик мөһим булуын әйтте һәм предприятие җитәкчеләренә бу мәсьәлә буенча белгечләр белән җентекләп фикер алышырга кушты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100