Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Татнефтехиминвест» директорлар советы утырышын үткәрде
Республикада югары табышлы яңа материаллар җитештерүне җайга салырга кирәк, диде Татарстан Президенты.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда югары өстәмә кыйммәткә ия материалларның яңа төрләрен җитештерүне җайга салырга кирәк. «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый йөкләмә бирде.
Совет эше Мәскәүнең «Синтез» фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Марк Флид чыгышыннан башланды, ул Татарстанда хлоропрен каучуклар җитештерүне башлап җибәрү мөмкинлеге турында сөйләде. Галим сүзләренчә, технология кабельләр, нефть чыгару җиһазлары узеллары, авиация ягулыгы белән тәэмин итүчеләр өчен махсус җилемнәр һәм шланглар төзегәндә кулланыла ала, аларның ныклыгын сизелерлек арттыра. Мондый импортны алмаштырырлык производство булдыру мөмкинлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Ул проектның перспективаларын эшләргә кушты.
«Безгә яңа маржиналь продуктлар кирәк, без мондый продукция җыелмасы булдырырга тиеш. Чыгымнарны каплауны һәм икътисади нәтиҗәлелекне карарга кирәк. Моннан тыш, бу продукт оборона сәләте мәсьәләсен дә хәл итә», — дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Татарстан Президенты заманча полимерлар базары структурасы гел үзгәреп торуын әйтте. Шуңа күрә принципиаль яңа материаллар эшләү һәм булдыру Татарстан өчен стратегик перспективага ия.
«Яңа материаллар һәм эшләнмәләргә ихтыяҗ зур булачак. Шуңа күрә, әйдәгез, бу мәсьәләне өйрәник», - диде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз