news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Татнефть» медсанчастендәге бактериологик лабораторияне онлайн карады

Әлмәттәге медицина учреждениесендә җиһазлар яңартылган, алар шулай ук үпкәгә ясалма рәвештә вентиляция ясый торган аппаратлар белән җиһазландырылган.

Миңнеханов «Татнефть» медсанчастендәге бактериологик лабораторияне онлайн карады
http://tatarstan.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» акционерлык җәмгыяте медсанчасте җитәкчелеге белән онлайн-очрашу үткәрде. ТР Президенты дистанцион режимда табиблар белән медицина комплексының һәм хезмәткәрләрнең коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итәргә әзерлеге хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнехановка медсанчастьтә эшли торган яңа бактериологик лабораторияне һәм модернизацияләнгән реанимация-анестезиология бүлеген тәкъдим иттеләр.

Ел башында әлеге бүлектә әйдәп баручы җитештерүчеләрнең җиһазлары, шул исәптән үпкәгә ясалма рәвештә вентиляция ясый торган стационар һәм транспорт аппаратлары урнаштырылган. Бүлектә «чиста бүлмәләр» принцибы гамәлгә ашырылган: диварларның махсус панель өслекләре дезинфекциягә чыдам, вентиляция изоляцияләнгән, ятакларга кислородны индивидуаль нигездә китерү мөмкинлеге бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot