Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Татнефть» директорлар советын үткәрә һәм Башкортстанның 100 еллыгында була
Татарстан Республикасы Президентыннан Казан күренешләре төшкән картина бүләк ителәчәк.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Татнефть» директорлар советы утырышын уздырырга, шулай ук Уфага барырга планлаштыра. Уфада Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан чаралар узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Директорлар советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефть» ГАҖ директорлар советы утырышы планлаштырыла», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Утырышта 2019 елның ике ае эчендәге компания эшчәнлеге йомгаклары каралачак һәм 2019 елның апрель аена һәм икенче кварталына бюджет раслануы көтелә. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Татнефть»нең Татарстаннан читтәге үсеш стратегиясе, җитештерү һәм финанс максатлары турында хәбәр итәчәкләр. Утырышта 2030 елга кадәр «Татнефть» үсеше стратегиясенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралачак.
Утырыштан соң Татарстан Президенты Башкортстанга эшлекле сәфәр кылырга ниятли. Уфада Рөстәм Миңнеханов Башкортстан казанышлары күргәзмәсен караячак, шуннан соң республика оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта катнашуы көтелә. Тантаналарда Рөстәм Миңнеханов дүрт төбәк башлыгы исәбендә хөрмәтле кунак булачак.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова элек Татарстан Республикасы Президентыннан бүләк Казан күренешләре белән картина булачак, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз