news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанның Россиядәге вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша

Рәсми Татарстан сайтында утырыштан туры трансляция оештырылачак.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Александра Комарова). Бүген Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышыннан туры трансляция оештырылачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Мәскәүдә 18.30 сәгатьтә башлана.

Медиаклубның максаты – Татарстан икътисадын үстерүгә булышлык итүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларга һәм республика проектларын (алар арасында милли мәдәният һәм телне саклауга кагылышлы проектлар да бар) гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү.

news_right_1
news_right_2
news_bot