news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның Россия-Вьетнам багланышларын үстерүгә зур өлеш кертүен җиткерде

Татарстан белән Вьетнам арасында узган ел товар әйләнеше 60 млн долларга кадәр үсте.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Россия-Вьетнам багланышларын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Республика әлеге хезмәттәшлеккә аеруча игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга эшлекле сәфәре барышында ТАССка интервьюда җиткергән.

Татарстан һәм Вьетнам икътисади элемтәләрне үстерүдә уңай үсеш күрсәтә. Республикалар арасында узган ел товар әйләнеше ике тапкыр арта һәм 60 млн долларны тәшкил итә. Татарстан өчен Вьетнам продукция сату өчен перспективалы базар булып тора. Товар әйләнешенең 98 процентын экспорт тәшкил итә. Республика Азия илләренә төрле җиһазлар, механик җайланмалар, каучук һәм резина, агач эшләнмәләре озата.

Ике илнең дә җитәкчелеге хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңай шартлар тудыра, дип саный республика лидеры.

Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов кичә Хошимин шәһәренә “Вьетнам — Татарстан” бизнес-форумында катнашу өчен килде. Президент сәфәр кысаларында югары технологияле Сайгон паркында (SHTP) булды һәм Хошимин шәһәре Халык комитеты рәисе Нгуен Тхань Фонг белән очрашу уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100