Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстанның иң яхшы студентына дөньяның иң яхшы вузына юллама бүләк итә
ТР Президенты «Татарстан Республикасы студенты-2019 » премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың иң яхшы студентларын бүләкләү тантанасында катнашачак. Аларның берсенә ул Гран-при тапшыра, ул дөньяның теләсә кайсы вузына укырга керү мөмкинлеге бирә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты «Татарстан Республикасы ел студенты» унбишенче конкурсында катнашачак. Рөстәм Миңнеханов төп бүләкне тапшырачак, ул җиңүчегә дөньяның теләсә кайсы югары уку йортын сайлау мөмкинлеге бирә», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Республика премиясенең финалы Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Тантаналы чараны Россия артисты һәм юмористы, «Камызяк крае җыелмасы» КВН командасы әгъзасы Денис Дорохов алып барачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләвенчә, ел саен абруйлы премиядә 5 меңгә якын студент катнаша, шуларның 300енә номинация бирелә. Бу юбилей елында республиканың алты шәһәрендәге 25 югары уку йортыннан 301 гариза бирелгән. 18 номинация билгеләнгән.
«Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясе — югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында конкурс һәм мәгариф проекты. Ул Татарстанда 2005 елдан бирле уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз