news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның «Европа – Көнбатыш Кытай» магистраленнән нәрсә көтүен әйтте

Халыкара транспорт коридоры М7 «Волга» һәм М5 «Урал» автотрассаларын тоташтырачак.

Миңнеханов Татарстанның «Европа – Көнбатыш Кытай» магистраленнән нәрсә көтүен әйтте
архив/Михаил Захаров

(Мәскәү, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен транспорт инфраструктурасы кирәк, шуңа күрә «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын төзү Татарстан өчен стратегик әһәмияткә ия. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Транспорт атналыгы» кысаларында РФ транспорт министры Евгений Дитрих катнашындагы эшлекле иртәнге ашта шул хакта хәбәр итте.

«Безнең фикеребезчә, бер генә инвестицион проектны да транспорт инфраструктурасыннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Бездә 4-5 триллион сумлык инвестиция проектлары бар, бу бик зур проектлар. Без аларны күрсәттек, алар, әлбәттә, әлеге проект кысаларында гамәлгә ашырылачак эчке инфраструктура белән бәйләнгән», - диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты ачыклык керткәнчә, республика территориясендә халыкара автомагистраль участогы төзелә башлады инде. «Без «Европа – Көнбатыш Кытай» стратегик планы кысаларында җир эшләре алып барабыз, М7 һәм М5 автомобиль юллары арасында юнәлеш билгеләнгән. Татарстан Казахстан белән дә, Кытай белән дә бик актив эшли. Шуңа күрә «Кытай – Казахстан – Европа» трассасы безнең өчен стратегик әһәмияткә ия», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100