Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстанның чимал булмаган экспорт өлеше 58 процентка кадәр артты
Компаниянең эшчәнлеге Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан югары бәяләнде.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). «ТАНЕКО» да һәм «Татнефть» шин комплексында инновацион производстволарны үстерү Татарстанга чимал булмаган экспорт өлешен 58 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде, ә нефтьчеләрнең үзләренә җитештерелә торган продукциянең өстәмә бәясен арттырырга мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык җыелышында хәбәр итте.
«Яңа инвестицион проектларны, шул исәптән «Татнефть» төркеме проектларын уңышлы гамәлгә ашыру хисабына, 2010 елдан башлап Татарстанның чимал булмаган экспорт өлеше 34 проценттан 58,5 процентка кадәр артты. Узган ел гына да республика экспорт күләмендә нефтьнең бәя өлеше 46,1 дән 41,5проөентка кадәр кимегән, нефть продуктлары экспортының үсеше белән беррәттән, 27,7 дән 36,4 процентка кадәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, нефть чыгаруның югары конкурентлыкка сәләтле булуы белән беррәттән, «Татнефть» нефть эшкәртүнең максималь өстәмә бәясен тәэмин итә. «ТАНЕКО» комплексында шиналар комплексы предприятиеләрендә яңа югары технологияле производстволар гамәлгә кертү нәтиҗәсендә компаниядә генерацияләнә торган бәя 53 процентка яки 643 млрд сумга кадәр арткан.
«Татнефть» җитештергән продукциянең гомуми күләмендә аның өлеше 83,6 проценты тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча «Татнефть» нең өлеше 44,8 процент тәшкил иткән», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елның февралендә «ТАНЕКО» комплексында автобензиннар җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан компаниянең үсеш темплары билгеләп үтелде һәм югары бәяләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз