news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстаннан Федерация Советына кандидатларны билгеләде

Татарстан Президенты Үзәк сайлау комиссиясенә республика җитәкчесен сайлауда кандидат буларак теркәү өчен документлар тапшырды.

Миңнеханов Татарстаннан Федерация Советына кандидатларны билгеләде
ТР Президенты Матбугат хезмәте

 (Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Федерация Советы әгъзасының вәкаләтләре бирелергә мөмкин булган өч кандидатура турында белешмә җибәрде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кандидатлар исемлегенә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев керде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасына сайланган очракта, өч кандидатның берсе хакимият башкарма органыннан сенатор вазифасына билгеләнәчәк.

Хәзер бу урынны парламентның югары палатасында Олег Морозов алып тора, ул шулай ук көзге сайлауларда катнашырга планлаштыра. Гамәлдәге сенатор «Бердәм Россия» праймеризы процедурасын үтте һәм Түбән Кама сайлау округы буенча Дәүләт Думасына депутатлыкка чыгарга планлаштыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә республика җитәкчесен сайлауда кандидат буларак теркәү өчен документлар тапшырды. Сайлау быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100