Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстанга Сенегал делегациясе килү хезмәттәшлек өчен яхшы нигез була
Сәфәр вакытында Сенегал Милли олимпия комитеты президенты республиканың спортны үстерү һәм масштаблы спорт чараларын оештыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышуны планлаштыра.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьяня Ндьяй белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Сенегал җитәкчелегенә республика белән хезмәттәшлек итүгә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
«Без Россия — Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Сенегал делегациясенең Татарстанга визиты үзара хезмәттәшлек өчен яхшы нигез була алыр дип саныйбыз», — дип хәбәр итә республика җитәкчесе сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасына сәфәре вакытында Сенегал Милли олимпия комитеты президенты республиканың спортны үстерү һәм масштаблы спорт чараларын оештыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышуны планлаштыра. 2026 елда Сенегал үзендә Яшүсмерләр олимпиадасын кабул итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз