news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанга Германия белән элемтәләрне үстерергә кирәк

Казан Кремлендә республика Президенты белән Германиянең Wermuth Asset Management компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Миңнеханов: Татарстанга Германия белән элемтәләрне үстерергә кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wermuth Asset Management немец инвестицион компаниясенең идарәче партнёры Йохан Вермут белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип яза республика лидеры матбугат хезмәте.

  • Wermuth Asset Management – 1999 елда нигез салынган һәм Көнбатыш Европада, Россияне дә кертеп, альтернатив инвестицион стратегияләр белән шөгыльләнүче немец инвестицион компаниясе.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Германия арасында хезмәттәшлекнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Хәзер республика немец партнёрлары белән актив хезмәттәшлек итә. Безнең багланышларны киңәйтергә кирәк, диде Татарстан Президенты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм “Алабуга” сәүдә-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot