Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстанда X5 RetailGroup компаниясе белән сәүдә челтәрен булдыру мөһим
Татарстан Президенты Х5 компаниясе директоры Игорь Шехтерман һәм «Пятерочка» җитәкчесе Сергей Гончаров белән җитештерүчеләрне җәлеп итү һәм эш урыннарын арттыру хакында сөйләште.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм X5 RetailGroup компаниясенең башкарма директоры Игорь Шехтерман Татарстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешүне Dialog X5 конференциясендә имзаладылар.
Татарстан Президенты эшмәкәр һәм предприятиеләрне активрак эшләргә чакырды. «Товар җитештерү шактый авыр эш, ләкин сату — тагын да катлаулырак. Безнең өчен X5 RetailGroup компаниясе белән сәүдә челтәрләрен булдыру мөһим, алар безнең продуктларны кибет киштәләрендә тәкъдим итәргә һәм башка регионнарга чыгарырга мөмкинлек бирә», — диде ул.
Татарстан Хөкүмәте һәм Х5 килешүе халыкның югары сыйфатлы товарларга ихтыяҗын арзан бәядән канәгатьләндерү, яшәү сыйфатын яхшырту, социаль инфраструктураны үстерү өчен кулланучылар базарын үстерүгә юнәлтелгән. Компания төбәктә яңа кибетләр ачарга, халыкка эш урыннары бирергә әзер булуын белдерде.
Килешү төзелер алдыннан Президент һәм Х5 компаниясе директоры Татарстанга товар китерүчеләрнең продуктлары белән танышып чыкты. Хезмәттәшлек итү заманча технологияләрне һәм хәйрия программаларын гамәлгә ашыруны, кибет эчендәге элмә такталарның рус һәм татар телендә булуын күздә тота. X5 компаниясе җирле җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итүне дәвам итәчәк.
«12 меңнән артык эш урыны булдырылган, тиздән тагын 550 урын барлыкка киләчәк. Инвестицияләр 13 млрд сумнан артып китте. Узган ел халыкны товарлар белән тәэмин итүнең мөһим булуына инандык. Татарстанда пандемия чорында азык-төлек китерү буенча бернинди тоткарлыклар да булмады», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Х5 компаниясе директоры Татарстанда уңай мохит булдырылганын әйтте. «Бүгенге көндә без Татарстаннан 118 тәэмин итүче белән хезмәттәшлек итәбез. Шуларның 43е республикадан читкә үз продуктларын җибәрә. Узган ел ул продуктларны сату 39 млрд сумны тәшкил итте, 39 процентка үсеш булды. 2023 елга азык-төлек базары 21 процентка үсәр дип фаразлыйбыз», — диде Игорь Шехтерман.

Шехтерман әйтүенчә, компания Татарстанда актив үсешне дәвам иттерәчәк. «2020 елда без сәүдә челтәрләребезнең 54 кибетен ачтык. Төбәктә ике үзәгебез эшли, алар Татарстан гына түгел, күрше төбәк кибетләрен дә азык-төлек белән тәэмин итә. Мондый уңышларга республикада эшләүче 12 мең хезмәткәребездән башка ирешә алмас идек», — дип сөйләде ул.
«Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров чыгышында соңгы берничә елда шактый үсешкә ирешүләрен әйтеп үтте. «2020 елда компаниянең кереме 1 трлн 600 млрд сум тәшкил итте, 17 процентка үсеш булды. Х5 компаниясендә без өченче урынга күтәрелдек. Партнерлык көндәшлеге безне илһамландыра гына. Кибетләребез бәя, бизәлеш, чисталык ягыннан югары бәяләнде», — диде ул.
«Пятерочка» сәүдә челтәрләре җитәкчесе ассортиментны формалаштыру, товарлар җитештерү кысаларында үзара хезмәттәшлек, маркетингта ихтыяҗ булдыру, шулай ук азык-төлек продукциясенең сыйфаты, китерү, саклау һәм утильләштерүгә карата таләпләр турында да сөйләде.
X5 компаниясенең беренче кибетләре Татарстанда 2006 елда ачылган. Бүгенге көндә республикада 725 «Пятёрочка» кибете эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз