news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанда салым бурычы ел башыннан алып 1 миллиард сумга кимеде

Татарстан Президенты район башлыкларын салым бурычын киметүдә активрак эшләргә чакырды.

Миңнеханов: Татарстанда салым бурычы ел башыннан алып 1 миллиард сумга кимеде
tatarstan.ru

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 елның 9 аенда Татарстанда салым бурычы 1 миллиард сумга кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Агымдагы ел башыннан алып салым бурычы 1 миллиард сумга кимеде. Бу эшне дәвам итәргә, шул исәптән тармак министрлыкларын да җәлеп итәргә кирәк», - дип искәртте ул.

Татарстан Президенты район башлыкларын әлеге эштә активрак катнашырга чакырды. «Бу – гаять зур эш күләме. Муниципаль бюджетларның да салым бурычы бар, ул бюджет процессына җәлеп ителергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot