news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанда рәсми аракы сатуның кимүе ялган аракы ясауның артуы турында сөйли

Татарстан Президенты Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль буенча совет утырышын уздырды.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда18 районда аракыны рәсми рәвештә сатуның күләме кимү ялган аракы сатуның артуы, җирле халыкның суррогат һәм шикле сыйфатлы продукция куллануы турында сөйли. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт Йортында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль буенча совет утырышында җиткерде.

2017 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр алкоголь продукциясен ваклап сату узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 процентка арткан. Татарстанда җитештерелгән продкуциянең бәясе дә 4 процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстанда18 районда республикада җитештерелгән һәм кертелгән аракыны сату күләме кимегән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, докладта китерелгән саннар контрафакт өлеше артуы, җирле халыкның суррогат һәм шикле сыйфатлы продукция куллануы турында сөйли.

Дәлил итеп, республика лидеры алкоголь белән агулану очракларын китерде. 2017 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстанда алкоголь белән 543 агулану очрагы теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда,  агуланып үлүчеләр саны 15,6 процентка арткан. Аларның күпчелеге Әтнә, Балык Бистәсе, Спас, Аксубай районнарында.

Рөстәм Миңнеханов утырыштагылар игътибарын алкоголь базарының төп күрсәткеченә – бер кешегә сату күләменә юнәлтте. Мәсәлән, Аксубай районында ул республикадагы уртача күләмнән ике тапкырга ким. Тулаем алганда, бу күрсәткеч 28 районда уртачадан ким.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Татарстан Президентына биргән мәгълүматлар буенча, 2017 елның 9 аенда күзәтчелек органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә 2618 закон бозу очрагын ачыклаган. Аларның күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә теркәлгән.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов республиканың алкоголь базарында вәзгыятьне яхшырту буенча “юл картасы” әзерләүне йөкләгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100